Ответы 1

  • Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә, Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. (Урман) * Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый. (Урман) * Төбе бер, башы мең. (Агач) * Яз килсә − киенә, Көз килсә − чишенә. (Агач) * Ала-сыер ятып кала, Ак сыер торып китә. (Яз) * Ак сыер − торыйк, ди, Кара сыер − ятыйк, ди. (Яз көне кар белән җир) * Тәрәзәдән сыя, − Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, − Салып бикләп булмый. (Кояш нуры) * Өй артында озын агай Энә белән кое казый. (Тамчы) * Үзе туңа, өйгә керми, Үзе җылый да җылый. (Тамчы) * Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый. (Тамчы) * Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый. (Кәрнизгә каткан боз сөнгесе) * Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана.
    • Автор:

      4-wheel
    • 6 лет назад
    • 0
  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years