• Краткое содержание хисаметдин менла спасите сос татарский язык

Ответы 1

  • Муса Акъегетзадә "Хиса­метдин менла" романында сан­нардан иркен файдаланган. Мәгънә төсмерләре буенча ча­малап санауны: ... ике-өч ел моннан мокатдәм ... (1; 262); санау тәртибен: икенче бүлмә чигендә (1; 243); абстракт сан мәгънәсендә: 72 дән 100 гә кадәр озак дәгел кулланыл­ган. Билгеле булганча, санның төп сүзлек фонды зур түгел. Татар лексикасында алынма миллион, миллиард һ.б. ан­нан да зуррак сүзләрне кер­теп санамаганда, ул барлыгы 20 сүздән тора (берлек саннар, унлылар, йөз, мең сүзләре) (2; 76). Сан төркемчәләре ягыннан күзәтсәк, "Хисаметдин менла" романында микъдар саны өстенлек алыр. Бу - табигый күренеш. Чөнки микъдар саны сан-исәп төшенчәсен, предмет­ның билгесен белдергәндә кул­ланыла (2; 76). "Н" авылында 2 мәчет бар; Кәпик дәгел, 20 кәпик табармын, айда 6 монет, бәс елда 27 монет тапмамык мөхәльдер. Абстракт микъдар төшенчәсен белдер­гәндә микъдар саны мөстә­кыйль кулланылган һәм грам­матик категорияләргә ия була ала: 72 дән (чыгыш килеше) йөзгә (юнәлеш килеше) кадәр озак дәгел. Тәртип саны микъдар саны нигезенә -нчы, -нче, -ынчы, -енче аффиксы кушып ясала (3; 105). Романда кулланыл­ган тәртип саннары семантик яктан табигый санау тәрти­бендә предметларның эзлек-лелеген күрсәтү, һәм бу эзлеклелек предметларның төп билгесе булуы аңлашыла (2,79): икенче мәктәп, икен­че бүлмә чигендә.
  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years