• Напишите басню срочно короткую на татарском ОЧЕНЬ НАДО!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

Ответы 1

  • ТАЯК(мәсәл)Озак ятты чүплекләрдә ул таяк,Типте аны уңга-сулга күп аяк.Инде черим, инде бетәм шунда, дип,Кайгыланды, хәсрәтләнде ул таяк.Ә бит бер-бер эшкә ярар идем, дип, Инде берсе казык кагар иде битАхыр чиктә, аптыраса, йөдәсә!..Бар дөньясын сүкте шулай бу таяк.Көнең уйлап, төнең уйлап тилмерсәң,Һәр типкәннең колак итен кимерсәң.Чыдый алмас берәр "алла" эндәшер:Чурту, дияр, әйт теләгең, әй, таяк!Әйтмичә ни! Әйтте таяк. АхырдаКүзе төште бер крчыкных бахырга,Алып кайтып себеркесен саплады.Әй куанды. әй сөенде соң таяк!Шатлыгыннан шартлар чиккә җитте ул -Соң бит шактый биек үсеп китте ул!Яңа гына таяк иде, чүп иде,Инде менә сап та булып җитте ул!Уңга-сулга пыр тузадыр чүп-тузан,Себеркене бу өлкәдә кем узган?Ә кем йөртә себеркене селтәләп?Безнең таяк, уңган таяк, төз таяк!Сездә генә дисез мәллә борыннар?Ялгышмагыз, таякта да борын бар.Күтәрелде китте әнә биеккә - Себеркегә муен булды ич таяк!Алдын-артын абайламый себеркеЧүбен-чарын уңга-сулга себерде,Өермәләр булып купты тузаннар,Кыямәткә охшап калды тирә-як.Чүплекләрдә ахры озак йөргәндер,Йөри торгач таягыбыз чергәндер,Ах, мескенкәй, нәкъ биленнән сынды шул,Чүп базына борыны белән чумды шул...Бетте шунда безнең "Таяк" әкияте,"Сабак булсын!" - шул таякных васыяте.
  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years