Өч кыз” әкиятеАна: Төлке дустым килсәнә,Хәлләремне белсәнәБашкайларым бик авыртаКызларымны дәшсәнә.Төлке: Бибигайшә исәнмеХәлең ничек, нишлисең?Әниеңнең хәле авырНик бер барып килмисең?Бибигайшә: Төлке җаным исәнмеНихәлләр килеп җиттең?Барып йөрергә вакыт юкӘнигә сәлам җиткер.Ана: Куян дустым килсәнә,Хәлләремне белсәнәБашкайларым бик авыртаКызларымны дәшсәнә.Куян: Бибиәсмә нихәлләр?Хәлең ничек, нишлисең?Әниеңнең хәле авырКөн дә көтә бит сине.Бибиәсмә: Куян дустым күрәсеңмеКүпме эрлиселәремБик тә барып кайтыр идемЮк һичтә вакытларым.Ана: Тиен дустым килсәнә,Хәлләремне белсәнәБашкайларым бик авыртаКызларымны дәшсәнә.Тиен: Бибисара ни хәлләр,Хәлең ничек, нишлисең?Әниең бит авырып киттеНик бер барып килмисең?Бибисара: Рәхмәт сиңа тиен, рәхмәтЙөгердем мин әниемә(Кыз әнисенә җырлый)Әнием, кадерлемСин минем җимешемСин энҗе бөртегемСин йөрәк тибешем.(Кызлар барысы килә, әниләреннән гафу үтенәләр, бииләр)