Тәмле җәй (Ш. Галиев)Аланнарда – җиләк исе,Басуларда – иген исе,Җәйләүләрдә – сөт исе…Тагын аллы-гөлле чәчәк,Кайнар кояш өстисе –Шушы булыр җәй төсе!Бу кайчак була? (Г. Тукай)Ашлыклар үсте,Башаклар пеште.Кояш пешерә,Тиргә төшерә .Халык ашыга,Китә басуга,Урагын ура,Бу кайчак була?Җәйге болында (Ш. Галиев)Кызыл, сары, зәңгәр, күк…Бик күп төрле чәчәкләрСабантуйга җыелган.Яңгыр үтте, җил тынды,Күр салават күперен –Бар да шуннан коелган:Кызыл, сары, зәңгәр, күк…Август (Д. Гарифуллин)Җиләкләр беткән чаклар,Шомыртлар кипкән чаклар.Бәрәңге үскән чаклар,Алмалар пешкән чаклар.Миләшләргә бүрек-бүрекКызыл ут капкан чаклар.Арыш башакларын уып,Куаныч тапкан чаклар.Төрле-төрле эшләпәлеГөмбәләр үскән чаклар.Бөтен авыл белән бергәУракка төшкән чаклар.Өем-өем помидорларКызарып яткан чаклар.Җир җимереп болыннардаКолыннар чапкан чаклар.Белдеңме инде син, дус,Менә нинди ул август!