Ходай биргән әниләргәЧиксез бетмәс сабырлык.Көч тә биргән, биргән куәтБаласын үстерерлек.Рәхмәт әнкәй бүләк иттеңЯкты дөньяның ямен.Яшлегеңне кызганмыйча,Бирдең син матур көнен.Авырганда керфек какмыйЯннарымда утырдың.Кысып җылы кочагыңаҖил давылдан сакладың.Куанганда, син дә әнкәй,Бала кебек куандың.Егылганда, елаганда,Иркәләдең, назладың.Бишек җырын тыңлап үстек,Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.Аллам бирсен озын гомер,Гомереңдэ бәрәкәт.