Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна; «Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...