17955. Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса — һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса — борчак белән чикләвек уңар.17889. Боз кытыршы булып туңса, иген уңар. 17890. Боз утырып калган елны авырлык булыр.17869. Арка сызласа, буран булыр. 17870. Аяклар өшеп, чиратып торса — салкыннар булыр. 17704. Агач яфрак коймый кар ятмый. 17705. Агачның сарысы чыкмыйча, кыш булмый. 17673. Багана сызгырса, суык булыр. 17422. Ай караңгы булып торса — һава юеш, җепшек булыр, әгәр ачык булып ялтырап торса — һава коры булыр. 17423. Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр. 17424. Ай колакланса — аягыңны ныгыт, көн колакланса — колакчыныңны ныгыт. 17425. Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.