Ответы 1

  • Вот Рифкат МаннаповАЛМА БАКЧАСЫ(шигырьләр) БакчадаИхтыярдан тыш матур уй килә,Күңел бирелә хисләр иркенә.Салмак атлыймын зур бакча буйлап,Чут-чут сайраган кошларны тыңлап.Тышкы тәэсиргә күңел буйсына,Яз бер дә китмәс кебек тоела.Чәчәк атканнар агач-куаклар,Чәчәктәй матур хисләр туалар.Табигать ничек гүзәл шул тикле,Һава исертә шәраб шикелле.Әйтерсең йөзәм уйнак дулкында,Терәлеп торам баскан урында.Бакча бермә-бер яктырган кебек,Таң-хәйран булам гүзәллек күреп.18.05.2016.Шаулыйдыр шикелле ак каенТаңнарым нурларга төренеп,Елмаеп аталар көн саен.Һаман да тәрәзә каршындаШаулыйдыр шикелле ак каен.Ак каен ялгызы булса да,Чыннан да күңелле шаулыйдыр.Син, егет, кайда соң, дигәндәйТәрәзәгә иелеп карыйдыр.Үзем дә зур бәхет көткәндәйӨзелеп сагынам каенны.Ак каен җилләргә сөйлидерХыялый яшүсмер чагымны.02.02.2016.Ничек сөймисең аныШатлыгым зур, насыйп булдыМиңа чын зирәк хатын.Тагын андый кеше юктыр,Йөрәге аның алтын.Чуалган уйларымны гелТәртипкә салып тора.Күзләрем карап туялмый,Шундый чакларым була.Кайбер хатын юк-бар сөйләпЧынлап та тиз туйдыра.Минекенең күз карашыҮзенә тартып тора.Берни булса хатыныңныМактыйсың диде берәү.Аныкы кебек хатыннарТүгел ич миндә дүртәү.Яманласам минем өченЗур хурлык булыр иде.Хатынны күрсәм сөенәм,Шул хәл яшәтә мине.Кызып киткән чакларымдаЮк аның аң җуйганы.Чү әтисе, тынычлан, диНичек сөймисең аны?21.06.2016.Алма бакчасыКүптән булган да шикелле,Бүген генә кебек тә.Күктә тургай сайрый идеӘллә кая биектә.Хәтирә искә төшкәндәУяна шатлык хисем.Һаман да ап-ачык тоямАлма бакчасы исен.Сезне сагындым, матурым,Күрәсем килде дидем.Күңелле җыр җырлый-җырлыйСин алма җыя идең.Очраклы булган бу хәлгәӘле дә булса сөенәм.Нечкә билләреңнән кочыпҮпкән идем битеңнән.Яшь вакытта кем шаярмый,Оят хисе сизмәдем.Озатканда сау бул диепСин кулыңны изәдең.Аерым рәвештә сакланаХәтердә бу хәтирә.Һәрвакыт рәхәт иңдерепКүңел күгемә килә.19.11.2016.Ялгыз кошКөнчыгышта аксыл таң беленә,Агач башларында җил шаулый.Чәчәк аткан алмагачка куныпСузып-сузып ялгыз кош сайрый.Һәр тарафтан татлы ис бөркелә,Сулап туеп булмый һаваны.Әйтерсең лә томан аша карыйҮткән көннең серле дәвамы.Бар тирә-юнь рәхәт йокымсырапЙөзә кебек күксел томанда.Тик ялгыз кош канатларын кагып,Шатлык чәчә ак көн туганда.
    • Автор:

      aaden
    • 6 лет назад
    • 0
  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years