Ответы 1

  • Китап − белем чишмәсе.Мәкаль.Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Безкитаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсетупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китапгеройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укыргакерештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая? " дигән китабы. Аны миңаәнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калынбулып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дәкалдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә "Курай малаймаҗаралары" һәм "Кирлемән" дигән әкият-повестьлар ошады. Кураймалай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу беләнхыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! "Кирлемән" дигәнөкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылыкбелән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенәишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.Соңыннан "Актәпи ник моңая? " дигән әкиятне укып чыктым. Буәкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укыргателәк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар беләндуслашырга хыялланам
  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years