Предмет:
Другие предметыАвтор:
arthurКөзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт… Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган… Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр… Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр… Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар… Рәхәт тә инде көзге урманда…
Автор:
phelpsДобавить свой ответ
Предмет:
Другие предметыАвтор:
bookerОтветов:
Смотреть
Предмет:
АлгебраАвтор:
kit-katwhflОтветов:
Смотреть
Предмет:
МатематикаАвтор:
peppermintdd6sОтветов:
Смотреть