Ответы 1

  • * Акыллыга да әйттем −Уйлады да белде;Акылсызга да әйттем −Тыңлады да көлде.(Табышмак)

    * Югалткан әйберең түгел, −Эзләмичә тапмыйсың.(Табышмак)

    * Әйткәч, беләсегез килә,Белгәч, көләсегез килә.(Табышмак)

    * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.(Мәкаль)

    * Моны миңа сөйләде Алдар,Әгәр сиңа очраса,Ул сине дә алдар;Болар барсы да ялган,Ялган булса да,Ак кәгазьгә язылган.(Әкият)

    * Үлчәүләрдә үлчәнми,Базарларда сатылмый.(Акыл)

    * Аршынлы түгел, потлы түгел,Һәркемдә бар.(Акыл)

    * Бер байлык бар − янмый,Карак та урлый алмый,Төшеп тә югалмый.(Белем)

    * Акыллы чәчә барыр,Акылсыз җыя барыр.(Белем)

    * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәкНәрсә бар дөньяда?(Тел)

    * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.(Мәктәп)

    * Агач түгел − яфраклы,Тун түгел − тегелгән.(Китап)

    * Кабат-кабат катлама,Акылың булса ташлама.(Китап)

    * Теле юк − үзе аңлата.(Китап)

    * Анда бар да бар.(Китап)

    * Өнсез, җансыз − иң якын дус.(Китап)

    * Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.(Китап)

    * Ак җир, кара тап,Нәрсә булыр, уйлап тап.(Китап)

    * Ак ялан, кара сукмак, −Йөри белгән эз табар.(Китап)

    * Ача да яба, ача да яба,Җавабын зирәк таба.(Китап)

    * Киштә башында төпле төргәк,Аңа һәр өйдә хөрмәт,Һәркемгә дә иң кирәк.(Китап)

    * Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.(Язу, уку)

    * Җирлеге ак, орлыгы кара,Җимеше ни булыр? −Тикшереп кара.(Кәгазь, юзу, уку)

    * Кәкре-бөкре сызылган,Хәрефләре сыгылган,Асты бар, өсте бар,Тырма кебек теше бар.(Язу)

    * Аш ашамас,Кара су эчәр,Дөньяда кош кебек очар,Күңелләргә нур чәчәр.(Язу)

    * Җир өстендә күп кешеләрКар өстенә кара солы чәчәләр.(Язу)

    * Бишәү чәчә, берәү жыя.(Язу, уку)

    * Иген чәчте биш малай,Урдылар ике агай.(Язу, уку)

    * Кул белән чәчәсең,Күз белән җыясың.(Язу, уку)

    * Җире ак, орлыгы кара,Кул белән чәчәләр,Авыз белән җыялар.(Кәгазь, язу, уку)

    * Ак ялан,Ак яланда эз калган,Эз өстендә күз калган.(Кәгазь, язу, уку)

    * Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.(Каләм)

    * Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.(Каләм)

    * Кәгазь өстен карайта,Дөнья йөзен агарта.(Каләм)

    * Үзе бер карыш,Теле мең карыш.(Каләм)

    * Үзе йөзә − чылбыр тезә.(Каләм)

    * Авызы бер, теле ике, җаны юк.Сөйләгән сүзенең һич саны юк.(Каләм)

    * Менә табышмак, уйлап кара:Суы тәмсез, йөзе кара,Чиләгенең төбе юк,Файдасының чиге юк.(Кара һәм кара савыты)

    * Кара кыр буйлап ак куян чаба.

  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years