• сочинение по татарскому языку на тему кызыл чэчэклэр шахбаз турында

Ответы 1

  • ызыл чәчәкләрГ. Ибраһимов — татар прозасының чишмә башында тору­чылардан.Гасыр узгач та, ул иҗат иткән әсәрләрнең популярлыгыкимеми, әдипнең сөйләм матурлыгы көннән-көн шакка­тыра.Без үзебез белән булган вакыйгаларны еш кына башка­ларга сөйлибез, кайвакыт хатларга салабыз, әмма бик сирәк­ләребез генә язучы булып китә. Матур итеп сөйләү, язу оста­лыгы һәркемгә дә бирелмәгән шул. Әлеге сәләт шул ук ва­кытта кешенең үз телен ни дәрәҗәдә яратуын, милләтен нидәрәҗәдә хөрмәт итүен дә күрсәтеп тора.Бәхәссез: Г. Ибраһимов — зур талант иясе. Әгәр без улиҗат иткән әсәрләрнең телен өйрәнсәк, аларның төрлесурәтләү чараларына байлыгын күрербез. «Кызыл чәчәкләр»дә — әнә шундыйлардан.Язучы шактый тармаклы сюжетка ия бу әсәрне хикәягенә дип атый һәм башына: ««Кызыл чәчәкләр» хикәясеякты, азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак булган ип­тәшләргә багышлана», — дип язып куя. Әлеге эпиграфтанук әдипнең яңа тормыш очен көрәшүчеләрне кызы лчәчәкләргә тиңләве, аларга кызыл чәчәкләр китерүе аңла­шыла. Гадәттә, яу кырында үлгәннәр каберенә кызыл канә­ферләр салалар.Кызыл чәчәкләр образы әсәрнең үкенечле язмышлар ха­кында булачагына да ишарәли сыман. Кызыл төснең көрәштөсе, кан төсе булуы безнең һәммәбезгә мәгълүм, шунлыктанэпиграф булмаса да, без «хикәя» дә канкойгыч вакыйгалартурында сөйләнәчәген фаразлар идек.Г. Ибраһимов, әсәрнең тәэсирен көчәйтү, мәгънәсен ки­ңәйтү максатыннан, борынгыдан килгән традици­яләргә дә ияреп, укучыга иң элек үз тормышын­нан кечкенә генә бер хикәят сөйли. Ул аны тари­хи вакыйгаларга бәйле рәвештә исенә төшерә ке­бек.Әсәр герое бала вакытта авыл аша узып баручы бер моса­фир аңа бер уч тутырып орлыклар бирә, аларны чәчәргә,карарга, үстерергә, үрчетергә киңәш итә. Бөтен авыл, тирә-як озакламый кып-кызыл чәчәкләргә күмелә.Элекке вакытларда яхшылык таратып, һөнәр өйрәтеп,белем өләшеп йөрүче мәгърифәтчеләр булган. Карт миңаәнә шундый бер кеше дип аңлашыла. Язучы бу очрактаигелекле эшләрнең, булышлык итсәң, киң таралуын аңла­тырга тели.Соңгы вакытта әсәрдәге кызыл чәчәкләрне ямьсезләпаңлатучылар да юк түгел. Анда үч тарату, үтерешләр бил­гесе күрәләр, ә бит әдип бу чәчәкләргә бары тик яхшы эшләрмәгънәсе генә салган һәм революцияне дә — изге гамәлдән,аның хакындагы фикерне таратучыларны да яхшы ке­шеләрдән санаган. Кызыл орлыкларны чәчүчеләрне дөнья­ны шакшыдан, чүптән арындыручылар, кешеләр күңеленәдәва алып килүчеләр, аларга ярдәм кулы сузучылар дипсанаган ул.«Башлангыч» әсәрдән дөрес фикер чыгаруга юнәлеш бирәдә инде. Мин, заманга ярашу өчен, китапларда язучы уз­дырган фикерне бозып аңлатуны яратмыйм. Аның беләнкилешмәскә, язучы кебек уйламаска мөмкин, әмма аныңни хакында әйтергә теләгәнен аңлауга ирешергә кирәк.
    • Автор:

      fiona8ip8
    • 1 год назад
    • 8
  • Добавить свой ответ

Войти через Google

или

Забыли пароль?

У меня нет аккаунта, я хочу Зарегистрироваться

How much to ban the user?
1 hour 1 day 100 years